20 майда социаль ярдәм күрсәтү оешмасында торучы Казан дәүләт медицина университетының социаль эшләр факультеты студентлары Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә килеп киттеләр.
28 апрель көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелек көне» дип исемләнгән чара узды. Чара Казан (Идел буе) федераль университетының Физика институты студентлары ярдәме белән үткәрелде.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Яр Чаллы шәһәре Автозавод районының сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы активы белән мәгълүмати очрашу уздырды.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «көмеш» волонтерлар төркеме оештырылды. Аның составына социаль хезмәт алучылар арасыннан 11 кеше керә.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү максатыннан «Мәрхәмәтле йөрәкләр» эчке волонтерлар отряды эшли. Әлеге хәрәкәтнең төп бурычы – волонтерлык эшчәнлеге аша яшәүчеләрнең үз-үзләрен ачу.