Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең лаеклы ялда булган социаль хезмәткәрләре «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелүче «Мәрхәмәтле күршеләр» акциясенә актив кушылалар.
Хәтта пенсиядә дә алар үз тирәсендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга һәрчак әзер.
Сәрәпәле авылының элеккеге социаль хезмәткәре Роза Агеева өлкән яшьтәге күршеләре турында кайгыртуын дәвам итә.
Ул чәчәкләргә дә су сибә, уңышны да җыеп алырга ярдәм итә, ә пироглар пешерсә, күчтәнәчләре белән чәйгә дә керә.
Роза Нурмөхәммәт кызы сүзләренә караганда, кешеләрнең рәхмәте аңа сәламәтлек һәм оптимизм өсти, бу аның өчен бик мөһим. Кешеләргә файдалы булуны аңлау гомерне озайта, дип ышана Роза апа.