Әлмәт волонтерлары балалар өчен анимацион чара үткәрделәр

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында күтәренке бәйрәм кәефе хөкем сөрде. «Игелекле Әлмәт» үзәге волонтерлары балаларга матур тамаша бүләк иттеләр.

Оештыручылар гипс сыннарын буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Гади сыннардан матур истәлекле сувенирлар килеп чыкты. Шулай ук балалар музыка уен коралында да уйнап карадылар.

Тамаша анимацион музыкаль күңел ачу чаралары белән үрелеп барды. Аю костюмнарында аниматорлар балалар белән уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр. Очрашу тәмле чәй эчү белән тәмамланды.

Кунаклар буш кул белән килмәгән иде. Балаларга уеннар, спорт җиһазлары, китаплар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International