«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» республика социаль-гуманитар проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Чиста йорт» дигән акция уздырганнар. 7нче социаль участокта алар ялгыз яшәүче өлкәнне күреп кайттылар.
Акция отрядның күркәм традициясе булып тора һәм квартал саен үткәрелә. Активистлар өлкән яшьтәге кешеләр янына аларга тәртип урнаштырырга: идәннәрне һәм тәрәзәләрне юарга, чүп-чар ташларга, келәмнәр кагырга ярдәм итәр өчен өйләренә киләләр. Бу юлы волонтерлар азык-төлек тә алып килделәр.
Акциянең төп максаты – өлкәннәргә үзләрен кирәкле итеп тою, аларга аралашу шатлыгы бүләк итү. Шулай ук бу ике буынның аралашуы өчен мөмкинлек.