«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә Әхмәдиевлар гаиләсенә барып кайттылар.
Волонтерлар өлкәннәрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар, алардан ничә ел бергә гомер итүләре турында сораштылар, бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклашуларын сорадылар. Аннан соң яшьләр фатирны җыештырдылар, тәрәзәләрне юдылар, пәрдәләрне юып элделәр.
Рәисә Николаевна оештыручыларга һәм волонтерларга игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.