Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Совкомбанк волонтерлары десанты килде. Кунаклар буш кул белән түгел иде. Алар бүләккә петуния, бархатцы, күпьеллык чәчәк үсентеләрен алып килделәр, аларны үзәккә алып баручы юл һәм учреждение беседкалары янында үзләре утырттылар. Күмәк һәм күңелле эшләделәр. Кунаклар социаль хезмәтләр алучыларга шатлык китерделәр, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар чәчәкләрнең хуш исенә, матурлыгына сөенде.
Шулай ук волонтерлар социаль хезмәт алучыларның күптәнге хыялын чынга ашырдылар– бүләккә йомшак утыргычлар белән һәм яңгыр белән кояштан саклый торган заманча урам таганнары алып килделәр. Хәзер теләсә нинди һава торышында табигатьнең саф һавасы һәм матурлыгы белән ләззәтләнергә мөмкин.
Интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева сүзләренә караганда, учреждениене Совкомбанк белән күптәнге партнерлык элемтәләре бәйли. Бу волонтерларның беренче генә килүе түгел. Хәйриячеләрнең мондый игътибары яшәүчеләрне үзләрен кирәкле хис итәргә мөмкинлек бирә, аралашу шатлыгы бүләк итә.