«Исток-Башлангыч» үзәгендә яшел тасма – сәламәт яшәү рәвеше символы

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Волонтер» үзәге белән берлектә «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән шәһәр акциясе уздырганнар.

Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм җәмгыятьтә тискәре күренешләргә каршы көрәш.

Акция барышында волонтерлар шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт, сәнгать яки иҗат файдасына зарарлы гадәтләрдән баш тартырга үгетләде һәм сәламәтлекне символлаштыручы яшел тасмалар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International