Югары Ослан районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган өмәгә хезмәткәрләр һәм эчке волонтерлар – Владимир Абросимов, Федая Долгих, Надежда Лепихина, Рамил Кәлимуллин, Николай Николаев, Надежда Саблукова чыкты.
Өмәдә катнашучылар түтәлләр һәм клумбаларны утадылар, су сиптеләр, шулай ук территорияне яшелләндерделәр һәм интернат-йорт теплицаларында кыяр һәм помидор уңышын җыйдылар.
Энтузиастлар белән хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелек итте.
«Безнең учреждениедә искиткеч кешеләр яши: үз интернат-йортны яраталар, аның турында кайгырталар, эчтә дә, тышкы якта да чиста, матур булсын дип тырышалар, чәчәк түтәлләре мөмкин кадәр озаграк сөендерсен өчен тырышалар. Боларның бөтенесе дә мөһим тернәкләндерү әһәмиятенә ия: социаль хезмәт алучылар үзләренең кирәклеген тоеп, интернат-йорты файдасына рәхәтләнеп эшлиләр», – дип билгеләп үтте социаль учреждение директоры Тәнзилә Васильева.