4 нче апрель көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган мәгълүмати-агарту чарасы уздырылды. Чараның максаты: проблемага игътибар җәлеп итү, тайпылышны вакытында диагностикалау һәм аутизмлы кешеләргә булышу мөһимлеге турында сөйләү.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зажги синим» дигән акция узган. Үзәк карамагындагылар педагоглар белән бергә «Мәхәббәт һәм ышаныч стенасы» дигән фотозонаны рәсмиләштерделәр, аны балалар ясаган зәңгәр йөрәкләр белән бизәделәр. Тернәкләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм үзәк хезмәткәрләре гаилә архивлары өчен символик зәңгәр дивар фонында бик күп истәлекле кадрлар ясадылар.
Җәмгыятькә безнең янәшәбездә һәрвакыт дөньяны кабул итүдә, гомум социаль нормалар нигезендә үз-үзен тотышын җайга салуда, яшьтәшләр белән адекват аралашуга бәйле проблемалары булган балалар, өлкәннәр булуын искәртү бик мөһим.
Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зажги синим» дигән чара узды. Ул 2 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә туры китерелгән.
25 нче март көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова һәм педагог-психолог Ирина Матвеева ата-аналар өчен «Балаларны коррекцияләүдә һәм үстерүдә баш мие стимуляциясен куллану» дигән темага чираттагы практик дәрес үткәрделәр. Әлеге чара «Баланың уңышлы социализациясе һәм үсеше шартылары буларак махсус мохит» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм «Син барысын да булдырасың!» программасы кысаларында бүген Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан интеллекты бозылган, аутистик спектрдагы тайпылышлары булган 18-40 яшьлек яшь инвалидлар өчен православие храмына экскурсия оештырылган инде.
10 март көнне «Син булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан интеллект бозылулары, аутистик спектры бозылулары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге эшкә урнашырга мөмкинлекләре булмаган инвалидларны Айрат Хаматов исемендәге бокс мәктәбенә алып бару оештырылган.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Алена Филаретова һәм Гөлназ Илдарханова балалар белән «Балачак компасы» дигән аутистик спектры тайпылышлары булган балалар белән эшләү программасы кысаларында чаралар комплексы уздырганнар.
3 март көнне «Син булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 18 яшьтән 40 яшьккә кадәр интеллект бозылу, аутистик спектры тайпылышлары булган инвалидлар өчен ат абзарына экскурсия оештырылган.
Февраль аенда Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Демография» милли проекты кысаларында «Тормышка курс» клубы эшли башлады. Клуб интеллект бозылулары, аутистик спектр бозылулары булган 18-40 яшьлек, эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган яшь кешеләрнең әти-әниләренә юнәлдерелгән.