25 нче март көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова һәм педагог-психолог Ирина Матвеева ата-аналар өчен «Балаларны коррекцияләүдә һәм үстерүдә баш мие стимуляциясен куллану» дигән темага чираттагы практик дәрес үткәрделәр. Әлеге чара «Баланың уңышлы социализациясе һәм үсеше шартылары буларак махсус мохит» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Ата-аналар баш миен стимуллаштыру аша танып-белү һәм интеллектуаль функцияләрне яхшыртырга мөмкинлек бирүче нәтиҗәле ысул белән таныштылар. Чарада катнашучыларга Бильгоуның баланслау тактасында күнегүләр күрсәтелде. Бу җиһазлар, белгечләр сүзләренә караганда, баш мие стимуляциясенең нәтиҗәле һәм үтемле чарасы булып тора, ул башка дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм өй шартларында реабилитацияләүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Махсус мохит» проекты «Иҗтимагый инициатива – 2021» социаль проектлар конкурсында җиңде.