Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Алена Филаретова һәм Гөлназ Илдарханова балалар белән «Балачак компасы» дигән аутистик спектры тайпылышлары булган балалар белән эшләү программасы кысаларында чаралар комплексы уздырганнар.
Әни үтенече буенча гаилә белән эшләү белгече Минзәлә муниципаль районы советының юридик сектор мөдире Эмиль Әсәдуллин белән очрашу оештырды. Юристның түләүсез консультациясе килеп чыккан мәсьәләне хәл итүдә беренче адым булды.
Шул ук вакытта сенсор бүлмәсендә психолог һәм белгеч бала белән «Йорт хайваннары» дигән темага чираттагы дәрес үткәрделәр, альбом белән эшне дәвам иттеләр. Дәрес барышында су-джок тубы белән күнегүләр, тактиль хисләр буенча төрле предметларны классификацияләү буенча уен һәм күнегүләр үткәрделәр.