2 апрель – Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне

2022 елның 1 апреле, җомга

Җәмгыятькә безнең янәшәбездә һәрвакыт дөньяны кабул итүдә, гомум социаль нормалар нигезендә үз-үзен тотышын җайга салуда, яшьтәшләр белән адекват аралашуга бәйле проблемалары булган балалар, өлкәннәр булуын искәртү бик мөһим.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре моны күрәләр һәм беләләр, шуңа күрә алар балаларга кискен яки киметелгән сизгерлекне җиңәргә, көчле якларны үстерергә булышалар.

Һәр заезд саен аутистик спектры бозылган 4-5 бала килә һәм икенчел аутистик тайпылышлар белән дә шул кадәр үк. Мондый балалар белән эшләү еллар дәвамында алып барылырга тиеш, шуңа күрә белгечләр хәзерге вакытта үсешнең барлык дефицитларын исәпкә алып, сенсор стимуллаштыруның төрләрен, төрле социаль ситуацияләрне модельләштерү һәм төрле яшәү бурычларын үтәү күнекмәләрен булдыру аша үз-үзеңне тоту терапиясен үз эченә алган оптималь индивидуаль маршрут сайларга тырышалар.

Әлбәттә, бу процесста әни яки якын кеше төп таяныч булып тора, алар баласын тәрбияләү буенча күбрәк тәҗрибәгә ия, аңа кыенлыкларны җиңәргә һәм билгеле бер үрләргә ирешергә ярдәм итә ала. Педагоглар ата-аналар белән һәрвакыт диалогта торалар, чөнки баланы тәрбияләү зур эмоциональ чыгымнар таләп итә. Үзәк белгечләре ата-аналарны мондый балаларны тәрбияләүнең конструктив модельләренә өйрәтәләр, психологик ярдәм күрсәтәләр, эмоциональ өлкәне җайга салу буенча сеанслар уздыралар.

«Соңгы вакытта беренчел яки икенчел аутистик сыйфатлары булган балалар саны арту күзәтелә, әмма безнең үзәкнең методик һәм методологик базасы әлеге балаларга ярдәм күрсәтү өчен югары дәрәҗәдә тора, шуңа күрә безгә рәхим итегез», – дип мөрәҗәгать итә татарстанлыларга «Кояшкай» үзәге белгечләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International