4 нче апрель көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган мәгълүмати-агарту чарасы уздырылды. Чараның максаты: проблемага игътибар җәлеп итү, тайпылышны вакытында диагностикалау һәм аутизмлы кешеләргә булышу мөһимлеге турында сөйләү.
Үзәк карамагындагылар өчен уен программасы оештырылды, аннары балалар рәхәтләнеп рәсем ясау белән шөгыльләнделәр, оригами техникасында зәңгәр кош ясадылар һәм кул эзләреннән коллектив панно әзерләделәр. Дәртле күмәк бию тупланган хис-тойгыларны чыгарырга һәм балалар коллективын тагын да ныграк тупларга ярдәм итте.
Соңыннан барлык катнашучылар да гомуми фото ясадылар, ә балалар татлы бүләкләр алдылар.