«Астра» тернәкләндерү үзәге «Зажги синим» акциясенә кушылды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зажги синим» дигән акция узган. Үзәк карамагындагылар педагоглар белән бергә «Мәхәббәт һәм ышаныч стенасы» дигән фотозонаны рәсмиләштерделәр, аны балалар ясаган зәңгәр йөрәкләр белән бизәделәр. Тернәкләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм үзәк хезмәткәрләре гаилә архивлары өчен символик зәңгәр дивар фонында бик күп истәлекле кадрлар ясадылар.

Шулай ук чара кысаларында үзенчәлекле балалар турында мультипликацион фильм карау һәм фикер алышу оештырылды. Акция зәңгәр кәгазь самолетларны очырту белән тәмамланды.

Педагог-оештыручы Марина Степанова билгеләп үткәнчә, аутист балаларга ярдәм итү чаралары үзәктә ел саен үткәрелә. Аларның максаты – үзенчәлекле кешеләр проблемаларына игътибарны җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International