«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Зажги синим» дигән чара узды

2022 елның 1 апреле, җомга

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зажги синим» дигән чара узды. Ул 2 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә туры китерелгән.

Очрашу психолог лекциясе белән башланды, аның барышында аутизмны медицина тикшеренүләре тарихы турында сөйләнде, шулай ук балаларның аутизм белән социумга интеграциясе мәсьәләләре күтәрелде. Чыгыш балалар мультипликациясе сеансы белән тәмамланды: тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә «Дима турында» дигән кыска метражлы мультфильм күрсәттеләр. Шуннан соң барлык теләүчеләр психологик тренингта катнаша алдылар.

Шулай ук «Здравушка» коллективы ел саен үткәрелә торган «Зажги синим» акциясен дә хуплады: учреждениенең барлык хезмәткәрләре Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне символлары төшерелгән билгеләр такты. Моннан тыш, учреждениедә мәгълүмати буклетлар чыгарылды һәм тематик стенд рәсмиләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International