17 ноябрьдә «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы тарафыннан Кукмара туган якны өйрәнү музеена виртуаль экскурсия оештырылды.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре махсус операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыюга кушылдылар. Тармак хезмәткәрләре үз уңышларыннан вируслы авырулар чорында кирәк булган суган һәм сарымсакны бүлеп бирергә булдылар.
Менделеевск районының «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр 5 ноябрьдә озату чарасында катнаштылар. Бу көнне өлешчә мобилизация кысаларында хәрби җыеннарга гражданнар китте.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Азнакайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Барлык халыклар да бердәм» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.
2 ноябрь көнне Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада катнаштылар.
1 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәт алучылары сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтү максатыннан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән акциядә катнаштылар.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр 2012 елдан «Без – Россия гражданнары» дигән республика иҗади конкурсында катнашалар. Конкурс ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе тарафыннан үткәрелә.
Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гаилә кыйммәтләре турында күзаллау, патриотлык, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү, сөйләм һәм фикер йөртүне үстерү «Яшь патриот» технологиясе буенча чара уздырылды.
12 октябрьдә Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән Татарстан Республикасы турында тематик әңгәмә уздырдылар. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүнең бер юнәлеше булып хәрби тарихның истәлекле даталары, Россиянең Хәрби дан көннәре белән танышу тора.