Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре махсус операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыюга кушылдылар. Тармак хезмәткәрләре үз уңышларыннан вируслы авырулар чорында кирәк булган суган һәм сарымсакны бүлеп бирергә булдылар.
Ярдәм җыюга 94 яшьлек социаль хезмәт алучы Хөсәен Камалетдинов та кушылы. Ул социаль хезмәткәр аша яшелчәләр җибәрде.
Шулай итеп, райондагы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» инициатив төркеменә 92 кг суган, 16 кг сарымсак һәм 2,5 кг кипкән җимеш тапшырылды.