«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр солдатларга хат яздылар

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Менделеевск районының «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр 5 ноябрьдә озату чарасында катнаштылар. Бу көнне өлешчә мобилизация кысаларында хәрби җыеннарга гражданнар китте.

«Талантлы әбиләр» клубы вәкилләре Людмила Афанасьева җитәкчелегендә мобилизацияләнгән кешеләргә посылкалар җыюны оештырдылар. Приютта тәрбияләнүчеләр дә бу вакыйгадан читтә калмады. Балалар хатлар яздылар, рәсемнәр, патриотик язулар белән самолетлар ясадылар. Сугышчыларның рухын күтәрү өчен педагоглар Марина Куликова һәм Татьяна Чернова белән балалар «Победа» фабрикасы шоколадлары алдылар һәм аларны хатлар белән бергә посылкаларга салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International