«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә видеомарафон үткәрделәр

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2 ноябрь көнне Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада катнаштылар.

Тернәкләнүчеләр күпмилләтле дәүләтебез тарихы, Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында белделәр. Шулай ук Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итүдә катнашкан Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийны искә алдылар.

Чара ахырында катнашучылар, ә алар сигез кеше иде, флешмобка кушылды – истәлеккә «Россия минем йөрәгемдә» дигән язу белән фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International