Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр 2012 елдан «Без – Россия гражданнары» дигән республика иҗади конкурсында катнашалар. Конкурс ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе тарафыннан үткәрелә.
Ел саен үзәктә тәрбияләнүчеләр Казан шәһәренә чакырыла, анда аларга дипломнар тапшыралар. Быел хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова җитәкчелегендә балалар шулай ук кул эшләре һәм рәсемнәр әзерләделәр. Балалар конкурс нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтә.
Гөлнара Салихҗанова сүзләренә караганда, конкурста катнашу мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сайлау системасы, законнар тарихын өйрәнүгә җәлеп итә, иҗат сәләтләрен, үз-үзеңне тормышка ашыру процессларын үстерүгә ярдәм итә.