12 октябрьдә Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән Татарстан Республикасы турында тематик әңгәмә уздырдылар. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган.
Татар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Тынычлык һәм Татарстан Республикасы халыклары дуслыгы» темасына кичә оештырдылар. Приютта тәрбияләнүчеләр әкиятләр, шигырьләр тыңладылар, дуслык һәм үзара ярдәм темасына мультфильм карадылар. Шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында сөйләштеләр, «Татар дөньясы» китабы белән тарихи экскурс ясадылар. Мәдәният, традиция, милли кухня – болар барысы да фикер алышу өчен тема булды.