1 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәт алучылары сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтү максатыннан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән акциядә катнаштылар.
Социаль хезмәт алучылар фронтка җибәрү өчен волонтерларга маскировка челтәрләре ясарга ярдәм итте. Моның өчен алар, төрле төстәге тукымадан тасмалар кисеп, аларны рулоннарга төреп, кабул итү пунктына тапшыру өчен пакетларга тутырдылар.
Чаарада катнашучылар әлеге акциядә бик теләп катнаштылар һәм илгә ярдәм итә алуларыннан канәгать калдылар. Чарада тугыз кеше катнашты.