17 ноябрьдә «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы тарафыннан Кукмара туган якны өйрәнү музеена виртуаль экскурсия оештырылды.
Чараның максаты инвалид балаларны Кукмара районына багышланган экспозиция белән таныштыру иде. Балалар белән «Минем Ватаным» дигән темага әңгәмә уздырылды. Дәрестә балалар удмурт һәм мари мәдәниятләренең этник традицияләре һәм бәйрәмнәре белән таныштылар.
Мондый чаралар балаларда патриотик хисләр уята.