«Кайгырту» приютында «Яшь патриот» технологиясе буенча чара узды

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гаилә кыйммәтләре турында күзаллау, патриотлык, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү, сөйләм һәм фикер йөртүне үстерү «Яшь патриот» технологиясе буенча чара уздырылды.

Чара барышында балалар сорауларга җавап бирделәр. Дәреснең гамәли өлешендә алар, ике командага бүленеп, гаилә турындагы мәкальләр белүдә ярыштылар, тасвирламалар буенча көнкүреш әйберләрен атадылар һ. б.

Чара балаларга бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International