Инвалидлар декадасы кысаларында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм Лаеш районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Сюнина мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Түбән Камада чын герой – 2022 елның көзендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән Фәнил Корбангалиев яши. Рядовой званиесендә ул штурм отрядларының берсенә керә, Ватан мәнфәгатьләрен яклауның мөһим миссиясен үз өстенә ала.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр түгәрәк өстәл артында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуга җыелдылар.
Декабрь ае безнең илдә гадәттәгечә инвалидлар декадасыннан башлана. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу – шәфкатьлелек һәм толерантлык күрсәтергә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга чакыручы үзенчәлекле көн.
Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Равил һәм Рәхилә Зариповлар гаиләсе хезмәт ала. Гаиләне алар олы яшьтә төзегәннәр. Аларның һәрберсенең үз тарихы.
26 ноябрьдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Хәтер музеенда чираттагы музей дәресендә булдылар.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре # ЮмартСишәмбе акциясенә кушылды. Бу хәйрия көне, аның төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм күпсанлы кешеләрне хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү.
22–24 ноябрь көннәрендә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әни яулыгы» акциясе узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үзләренең иске дусларын каршы алдылар. Концерт программасы белән янәдән Казаннан шагыйр-җырчы Евгений Скрябин килде.
Чаралар Татарстанның барлык халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә уза. Анда концертлар, кызыклы очрашулар, ярдәм акцияләре, мастер-класслар, балалар һәм әниләрнең уртак дәресләре, уен программалары һәм башкалар үткәрелә.