Декабрь ае безнең илдә гадәттәгечә инвалидлар декадасыннан башлана. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу – шәфкатьлелек һәм толерантлык күрсәтергә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга чакыручы үзенчәлекле көн.
Татарстанда 282 мең инвалид яши (2024 елның 1 ноябренә), шул исәптән 18 меңгә якын инвалид бала. Аларның тормыш сыйфатын яхшырту, җәмгыятьтә яшәү өчен тигез мөмкинлекләр булдыру һәм тәэмин итү – дәүләтнең социаль сәясәтенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе.
Республикада уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә. Бу эшкә татарстанлылар үзләре дә җәлеп ителгән. «Халык контроле» проектын гамәлгә ашыруның 12 елында гражданнарның турыдан-туры катнашында «Уңайлы мохит» бүлегенә 2 771 мөрәҗәгать кергән, аларның 88 % уңай хәл ителгән.
Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү системасы төзелгән һәм уңышлы эшли. Республикада 112 дәүләт учреждениесе эшли. Бүген социаль тернәкләндерү буенча хезмәтләрне 18 меңнән артык инвалид ала.
Дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып балалар мәнфәгатьләре өлкәсе тора. Кечкенә яшьтәге балаларның инвалидлык дәрәҗәсен киметү, физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту максатында ел саен мөмкинлекләре чикләнгән 3 яшькә кадәрге 5 мең балага иртә ярдәм күрсәтелә.
Ата-аналар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Быел Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында ай саен Татарстанның барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре үткәрелә. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2,5 меңнән артык ата-ана дәвалау, мәгариф, тернәкләндерү, дару препаратлары белән тәэмин итү, спорт объектларына бару, балаларның ялын оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр алды.
Татарстан Республикасы Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Проектның асылы – менталь яктан төрле тайпылышлары булган балаларга һәм өлкәннәргә ведомствоара ярдәм күрсәтү системасын үстерү.
2021 елдан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Россиянең Махсус Олимпиадасы программалары кулланыла. Безнең спортчылар республика һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда җиңүчеләр булалар. Әйтик, быел июнь аенда Татарстан җыелма командасы Россия Махсус Олимпиадасының Бөтенроссия спартакиадасында республиканы уңышлы күрсәтте.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча эш дәвам итә. Гамәлгә ашырыла торган стационарны алмаштыра торган технологияләр гражданнарга мөмкин кадәр озаграк өй шартларында яшәү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Бүген безнең көчебез шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шул исәптән инвалидларга, һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Ватанны саклаучылар» фонды филиалын координациясе астында социаль блок министрлыклары, сәнәгать предприятиеләре, бизнес оешмалары, волонтерлык хәрәкәте, җирле үзидарә органнары арасындагы хезмәттәшлекнең төгәл схемасы төзелгән. Мәсәлән, МХОда катнашучыларның гаиләләреннән инвалид балалар тернәкләндерү үзәкләренә өстенлекле тәртиптә кабул ителә, ә махсус операциядә катнашучылар үзләре өстенлекле эшкә урнашу, түләүсез өстәмә белем алу хокукыннан файдалана.
Республикада инклюзив белем бирү актив үсә, инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдырыла һәм җиһазландырыла. Ел башыннан мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 1 166 инвалид мөрәҗәгать иткән, мөрәҗәгать итүчеләрнең 67,9 % эшкә урнаштырылган.
«Демография» милли проекты кысаларында инвалидларны укыту оештырыла. Шулай ук бу категориядәге гражданнар өчен махсус вакансияләр ярминкәләре оештырыла, инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау системасы элеккечә уңышлы эшли. Моннан тыш, Татарстанда инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре оештырган предприятиеләргә ярдәм итү эше дәвам итә, бу шулай ук эшләүче гражданнарның социаль якланганлыгын арттыруга хезмәт итә.
2023 елдан республикада менталь тайпылышлары булган затларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү һәм эшкә урнашу чорында озата бару буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Ике ел эчендә Арчада, Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда 114 инвалид ачык хезмәт базарында эшкә урнаштырылган.
Инвалидларның тулы һәм кызыклы тормышын төрле яклы ялсыз күз алдына китереп булмый. Сәламәтлеге буенча чикләүләргә карамастан, бу кешеләр спорт, мәдәни, социаль әһәмияткә ия чараларда актив катнашалар. Инвалидлар шулай ук волонтерлык эшчәнлегендә катнашалар, шул исәптән махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм әзерләгәндә ярдәм итәләр.
Балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгыту өчен республикада махсуслаштырылган инклюзив сменалар оештырыла.
Инде традицион рәвештә республикада «Татарстан энҗесе» конкурсы, «Чиксез талантлар фестивале», «Кулны кулга тотышыйк, дуслар!» иҗат фестивале һ. б. уза.
Республикада беренче тапкыр «Абилимпикс» Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионатның төбәк этабы кысаларында авыр һәм күп төрле тайпылышлары булган затлар өчен Мөмкинлекләр фестивале узды. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән, мәгариф оешмаларыннан 500дән артык кеше аерым хезмәт функцияләрен үтәү буенча үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Быел Халыкара инвалидлар көне кысаларында 1,5 меңнән артык төрле чара планлаштырылган. 3 декабрьдә Казанда «ЛУЧ – 2024. Сизә белгән кешеләр» III Бөтенроссия интеграль иҗат фестивале узачак.
Әлбәттә, ярдәм күрсәтү декада белән генә чикләнергә тиеш түгел. Игелекле эшләр, игътибар, безнең катнашу һәм көндәлек кайгырту инвалидларның тормышын бераз җиңелрәк, ә дөньяны – яхшырак итә ала.
Кадерле татарстанлылар! Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы һәм мәхәббәт телим.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова