Бөгелмә районында «Әни яулыгы» акциясе үткәрелде

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

22–24 ноябрь көннәрендә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әни яулыгы» акциясе узды.

Хезмәткәрләр, ата-аналар һәм битараф булмаган халык махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен азык-төлек җыелмалары алып килде. Китерелгән товарларның һәркайсы хәзерге вакытта ил мәнфәгатьләрен яклап, өйләреннән еракта булганнарга ярдәм һәм кайгыртуны символлаштырды.

Мондый чараларда катнашу битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерә, аларны уртак кыйммәтләр һәм максатлар белән бәйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International