Инвалидлар декадасы кысаларында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм Лаеш районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Сюнина мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Район җитәкчелеге инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатында катнашучылар белән әңгәмә корды. Призерларны ирешкән уңышлары белән котладылар һәм район башлыгыннан рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Аннары балалар белән бергә бүләк сувенирларын ясадылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар яздылар.