Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Равил һәм Рәхилә Зариповлар гаиләсе хезмәт ала. Гаиләне алар олы яшьтә төзегәннәр. Аларның һәрберсенең үз тарихы.
Равил Зарипов Казанда слесарь булып эшләгән. Үз гомерендә ул иң ачы кайгы – баласын югалтуны кичергән. Бу фаҗигадән соң ир берүзе туган авылына кайта, анда булачак хатыны белән таныша. Алар үз авылларын һәм авыл тормышын бик яраталар, һәрвакыт авылдашларына ярдәм итәргә тырышалар. Раилә Зарипова социаль хезмәткәр булып эшләгән.
Күптән түгел Равил һәм Рәхилә Зариповлар 10 ел бергә гомер иткәннәрен билгеләп үткщн. Тупланган тәҗрибәне һәм белемнәрен алар җәмгыятькә файда китерү өчен кулланалар. Хатын-кыз махсус хәрби операция зонасында булган якташлары өчен җылы йон оекбашлар бәйли.