ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шәймуллина Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен экологик экскурсия үткәрделәр.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбиячеләре балалар белән әңгәмә үткәрделәр.
Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Урманны саклыйк» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Танай урманына чыктылар.
Узган шимбәдә, 14 октябрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясендә катнашты.
Көзнең соңгы кояшлы көннәрендә Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр балалар белән бергә учреждение территориясендә агачлар һәм куаклар утырттылар. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрдә экологик культура формалаштыру.
Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар көзгә багышланган дәрес үткәрделәр.
Балаларны экологик тәрбияләү кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Төньяк сулышы» этнопаркына сәяхәт оештырдылар. Ул Мальцево авылында урнашкан.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында 3 нче мәктәп волонтерлары «Чүп-чарны барларга өйрәнәбез» дигән экологик чара үткәрделәр.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымчы көз эзләре буенча» проекты старт алды. Учреждение белгечләре табигатьтә дәресләр циклын дәвам итәләр, алар балаларга күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык үстерергә ярдәм итә, табигатьтә матурлыкны күрергә һәм барлык тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә.
Ялларда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Без табигать белән дус, безгә чүп кирәкми» дигән экологик патрульдә катнаштылар.