Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында 3 нче мәктәп волонтерлары «Чүп-чарны барларга өйрәнәбез» дигән экологик чара үткәрделәр.
Укучылар балаларга табигатьтә барысы да үзара бәйләнгән, һәм кеше табигый элемтәләрне белергә һәм аларны бозмаска тиеш, чөнки элемтәләрне бозу табигать һәм кеше өчен кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерә, дип сөйләделәр. Аннары балалар бергә паркта чүп-чарны сортладылар.
Чараның төп максатлары – балаларны төрле пакет-тартмаларны беренчел кулланудан соң яңадан кулланырга өйрәтү, әйләнә-тирә мохитне көнкүреш чүп-чарлары белән пычратуны киметүгә ярдәм итү.