«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр экологик патрульгә чыктылар

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Ялларда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Без табигать белән дус, безгә чүп кирәкми» дигән экологик патрульдә катнаштылар. Чара «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында, республика территориясендә урнашкан урманнарда уңай санитар-экологик хәл тудыру максатында оештырылды.

Чүп капчыклары алып, балалар бергәләп урманчылык территориясен төрле чүп-чардан чистарту эшенә керештеләр. Барысы да тырышып хезмәт куйды. Балалар яхшылык эшләгәннәренә шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International