«Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбиячеләре балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Урманның табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте, урманга һәм анда яшәүчеләргә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында сөйләштеләр. Шулай ук катнашучылар экологик билгеләр белән таныштылар.
Дәреснең максаты экосистема буларак урман турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү иде. Балалар урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, аңа зыян китермәс өчен үзләрен ничек тотарга кирәклеген кабатладылар.
Дәрес ахырында һәр бала иң истә калган экологик билге ясады.