ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Биектау районының «Ступеньки вверх» иҗат һәм интеллектны үстерү үзәге «Чананы җәйдән әзерлә!» проектын гамәлгә ашыра башлады.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген, 1 августта, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Вакыт белән идарә итү» дигән чара узды.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аутистик спектры бозылышлары булган 18-40 яшьлек кешеләр өчен, МАТР хәрәкәт активлыгын үстерү программасы кысаларында сәламәтләндерү чаралары уздырганнар.


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

«Үз-үзең булып калу» проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре булып кайтканнар.

Бүген, 27 июль көнне, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә пластилиннан яшелчә һәм җиләк-җимеш әвәләп ясау буенча дәрес узды. Анда көндезге төркемгә йөрүче 9 социаль хезмәт алучы катнашты.

Кичә, 26 июль көнне, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге белән берлектә көндезге төркемгә йөрүче социаль хезмәт алучылар өчен нәфис фильм күрсәттеләр. Алдан үзәк белгечләре яшь кешеләр белән җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Динар Гаянов Чиләбе өлкәсендә спорт туризмы буенча чемпионатында катнашты.

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле, шул исәптән Даун синдромлы балалар тәрбияләүче гаиләләр социаль озата баруда торалар. Бу үзенчәлек бала үсешен тоткарлый. Ата-аналар, белгечләр һәм педагогларның иртә ярдәме һәм комплекслы тырышлыгы «кояшлы» балаларны тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары «Поле чудес» дигән викторинада катнаштылар. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның интеллектуаль сәләтләрен саклау һәм үстерү, күзаллауларын киңәйтү.

Бүген Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева «Яхшылык һәм яктылыкка китап аша» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International