Кичә, 26 июль көнне, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге белән берлектә көндезге төркемгә йөрүче социаль хезмәт алучылар өчен нәфис фильм күрсәттеләр. Алдан үзәк белгечләре яшь кешеләр белән җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.
Фильмны карау яшьләрнең игътибарын сугыш чоры тарихына җәлеп итү, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгын бәяләү максатыннан оештырылды. Сеанстан соң яшьләр үзара аралаштылар һәм фильмнан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый чаралар үсеш үзенчәлекләре булган яшьләрне социомәдәни җайлаштыруга һәм мәдәни-массакүләм ял турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.