Бүген Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева «Яхшылык һәм яктылыкка китап аша» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Балалар типографиядә виртуаль экскурсиядә булдылар, анда китаплар һәм журналлар белән эшләү процессы белән таныштылар. Аннан соң, ике командага бүленеп, балалар әдәбиятын белү буенча интеллектуаль уенда көч сынаштылар. Тәрбияләнүчеләр «Әсәрнең авторын таны», «Әдәби геройның исемен бел һәм җый», «Мәкаль җый» дигән конкурсларда катнаштылар. Реабилитантлар үзләрен бердәм команда буларак күрсәттеләр.
Тәрбияче сүзләренә караганда, бу уенда балалар үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Мондый дәресләр ярдәмендә балаларда китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләнә, шулай ук танып-белү мәнфәгатьләре үсә.