«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә иҗади дәресләр үткәрелә

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген, 27 июль көнне, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә пластилиннан яшелчә һәм җиләк-җимеш әвәләп ясау буенча дәрес узды. Анда көндезге төркемгә йөрүче 9 социаль хезмәт алучы катнашты.

Кереш сүздән соң социаль хезмәтләр алучылар үрнәк өчен макет сайладылар һәм эшли башладылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пластилиннан әвәләп ясау кулларның вак моторикасын үстерергә һәм тактиль кабул итүне торгызырга ярдәм итә.

Чара ахырында катнашучылар үзара фикер алыштылар һәм үз эшләнмәләрен чагыштырдылар, шуннан соң табышмаклар уйлап таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International