«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр «Вакыт белән идарә» итә

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Бүген, 1 августта, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Вакыт белән идарә итү» дигән чара узды.

Катнашучыларны дәрес темасына кертү максаты белән психолог «Вакыт кыйммәте» дигән гыйбрәтле хикәя сөйләде һәм «Шәхси вакыт» дигән күнегү үткәрде. Алга таба «Вакыт йоткычы» күнегүе үткәрелде, анда катнашучылар үзләренең вакытны югалту сәбәпләрен атап үттеләр һәм вакыт белән идарә итүнең гади ысуллары турында фикер алыштылар.

Соңыннан «Минем тормыш максатларым», «Вакытны исәпкә алу – планлаштыру белән шөгыльләнү» күнегүләре үткәрелде.

Практик дәресләр нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның шәхси нәтиҗәлелеге артты, бу аз чыгымнар, вакыт һәм энергия белән әһәмиятле максатларга ирешергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International