«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр интеллектуаль викторинада катнашты

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары «Поле чудес» дигән викторинада катнаштылар. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның интеллектуаль сәләтләрен саклау һәм үстерү, күзаллауларын киңәйтү.

Барабанны әйләндереп, викторинада катнашучылар сүзләрне чишүдә ярыштылар. Тернәкләндерү үзәге белгече ассызыклап үткәнчә, интеллектуаль-танып белү уены хәтер, игътибарлык һәм сөйләмне үстерергә ярдәм итә. Тернәкләнүчеләр белгеч ярдәмендә хәтерне ныгыту күнегүләрен кабатладылар.

Чарада катнашучылар ешрак викториналар үткәрергә теләк белдерделәр. Мондый чаралар вакытында социаль хезмәт алучылар хәтер, игътибарлык, эрудиция һәм логиканы күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International