«Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге МАТР программасын тормышка ашыра

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аутистик спектры бозылышлары булган 18-40 яшьлек кешеләр өчен, МАТР хәрәкәт активлыгын үстерү программасы кысаларында сәламәтләндерү чаралары уздырганнар.

Яшь кешеләр сенсор кабул итүгә күнегүләр комплексын башкардылар. Аннары катнашучылар белән «Тылсымлы буяулар» арт-терапия технологиясе кысаларында дәрес үткәрелде. Төркем рәсемен ясау барышында катнашучылар үзләренең иҗади потенциалын тормышка ашыра, коммуникация күнекмәләрен үстерә алдылар.

Чараның йомгаклау өлешендә «Стресс, ничек аны җиңәргә» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучылар стресс төшенчәсе, аның тискәре нәтиҗәләре белән таныштылар һәм стресс хәлләрен мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International