Зәй районында «кояшлы» балаларны социаль озата бару ничек оештырылган

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле, шул исәптән Даун синдромлы балалар тәрбияләүче гаиләләр социаль озата баруда торалар. Бу үзенчәлек бала үсешен тоткарлый. Ата-аналар, белгечләр һәм педагогларның иртә ярдәме һәм комплекслы тырышлыгы «кояшлы» балаларны тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия.

Колесовлар гаиләсе һәм аларның кызлары Арина күп еллар дәвамында «Шатлык» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары булып торалар. Кыска вакытлы булу төркемендә шөгыльләнеп, Арина сенсор бүлмәсендә, уен бүлмәсендә, лекотекада коррекция-үсеш дәресләрендә бик теләп катнаша. Үзәкнең белгечләре һәм педагогларының психокоррекция эше баланы шәхси һәм күмәк эшчәнлеккә җәлеп итүгә, ирекле, ихтыярый үз-үзеңне тоту рәвешләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Уеннарда төгәл эзлеклелекле вакыйгалар һәм гамәлләр булу, аларны кабатлау Аринага әйләнә-тирә дөньяга җайлашырга ярдәм итә. Әкият терапиясе аралашу күнекмәләрен камилләштерә, табигатьтә уеннар баланың эмоциональ дөньясын үстерүгә этәргеч бирә. Аринаның яраткан шөгыле – рәсем ясау. Социаль педагог белән бергә ул гаилә тормышындагы әйберләр, ситуацияләр, кешеләр һәм табигать дөньясыннан төрле сюжетлар ясый. Әвәләп ясау кызның вак моторикасын үстерә һәм иҗади потенциалны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Аринаның әнисе – актив тормыш позициясе булган хатын-кыз, ул кызын тәрбияләү өчен барлык чараларны да кулланырга омтыла. Ирина Владимировна социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен алып бара, кызын тәрбияләү тәҗрибәсе белән актив уртаклаша. Колесовлар гаиләсе шәһәрдә комплекслы үзәк үткәрә торган барлык анимацион һәм мәгълүмати-танып-белү чараларында актив катнаша.

Үзәк белгечләре һәм ата-аналар белән бергә эшләү нәтиҗәсендә Аринаның тернәкләндерү процессында уңай динамика күзәтелә. Ул үз теләге белән аралаша, уеннарда кызыксынып катнаша, тәкъдим ителгән уен материалын активөйрәнә. Баланың сүзлек запасы үсте, Арина өлкәннәр һәм башка балалар белән күбрәк аралаша башлады. Кыз яшьтәшләре белән күмәк эштә бик теләп катнаша.

Бу уку елында Колесовлар гаиләсенең яңа этабы башлана – Арина махсуслаштырылган мәктәптә 1 сыйныфта укыячак. Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү дәвам итә. Үзәк белгечләре һәм педагоглары мөмкинлекләре чикле балаларны уңышлы җайлаштыру һәм социальләштерү өчен шартлар тудыруда системалы психологик-педагогик ярдәм күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International