«Үз-үзең булып калу» проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре булып кайтканнар.
«Үз-үзең булып калу» проекты травмалардан һәм инсульттан соң өлкән яшьтәге кешеләрне физик һәм психологик тернәкләндерүгә юнәлдерелгән. Алабугалылар анда күптән түгел генә, бу елның языннан бирле катнаша, шуңа күрә коллегалар белән тәҗрибә алмашу бик мөһим һәм файдалы. Алабуга интернат-йортында беренче этапта травмалардан соң авыруларны тернәкләндерү, 5 өлкән яшьтәге кешенең хәрәкәт активлыгын арттыру буенча эш алып барыла. Проект белән барлыгы 25 кешене колачлау планлаштырыла.
Чистай интернат-йорты белгечләре – адаптив физик культура буенча инструктор-методист Ипаров Ринат һәм социаль тернәкләндерү буенча белгеч Борисова Наталья – озак вакытлы карау системасы буенча учреждениенең мультидисциплинар бригадасының чираттагы утырышында катнаштылар. Шулай ук очрашу барышында проект буенча документларны алып баруга, планнар эшләү һәм алып баруга, статистик хисапларны тутыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Аннан соң чистайлылар һәм алабугалылар инвалид коляскасында, ходункида, төрле тернәкләндерү чаралары кулланып, инвалидларның хәрәкәт активлыгын торгызу буенча берничә дәрес үткәрделәр. Шул ук вакытта Ипаров Ринат һәр өлкән кешене реабилитацияләү өчен конкрет күнегүләр күрсәтте.