Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Рекальцева Николай гомуми белем бирү мәктәбендә «Интернет челтәрендә ничек дус булырга» дигән чара уздырган.
Кичә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру технологиясе» буенча «Яшерен хәбәрләр» дигән төркемле чара уздырган. Чарада 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Бөтендөнья челтәре нинди куркынычларны үз эченә ала һәм интернеттан ничек файдаланырга? Бу сорауларга җавапларны ТР Менделеевск районында урнашкан «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр эзләгән.
Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Сак булыгыз: телефон җинаятьчеләре!» акциясе узды.
Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Онлайника иленә сәяхәт» дигән уен узды.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хәзерге дөньяда цифрлаштыру турында» дигән танып-белү чарасы узган. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелде.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Зилә Мөдәрисова «Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында әкият» дигән темага мәгълүмати сәгать уздырылган.
Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева 1нче социаль участокта балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча «Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатко мәктәп яшендәге балалар белән «Күңелле интернет» уен-сәяхәт үткәрде.
Татар гимназиясе базасында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева «Интернетта балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы. Интернет-янаулар классификациясе» дигән темага танып-белү сәгате уздырды. Чара «Цифрлы гигиена» эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Дәрестә 7 нче сыйныф укучылары катнашты.