«Яңарыш» үзәгендә тернәкләнүчеләргә интернет мөмкинлекләреннән ничек дөрес файдаланырга сөйләделәр

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хәзерге дөньяда цифрлаштыру турында» дигән танып-белү чарасы узган. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелде.

Дәрес балаларда мәгълүмати культура, Интернетның файдасы һәм зыяны турында күзаллаулар формалаштыру өчен үткәрелде.

Программа барышында балаларга цифрлы сервислар һәм аларның мөмкинлекләре, аларны көндәлек тормышта ничек һәм нинди максат белән кулланулары турында сөйләделәр. Тернәкләнүчеләр интернетта мәгълүматны сайлап алу кагыйдәләре турында, социаль челтәрләрдә үзеңне ничек дөрес һәм куркынычсыз итеп тотарга кирәклеген белделәр.

Соңыннан балалар цифрлы ресурслар белән эшләү кагыйдәләре турында белешмәлекләр алдылар һәм цифрлы технологияләр заманча кеше тормышында зур роль уйный дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International