Лениногорск яшүсмерләре белән Интернет турында мәгълүмат сәгате үткәрделәр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Зилә Мөдәрисова «Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында әкият» дигән темага мәгълүмати сәгать уздырылган.

Очрашу башында Зилә Маратовна Интернетның нәрсә икәнлеге, челтәрдә мөстәкыйль эш өчен төп кагыйдәләр, ата-аналар контроле нидән гыйбарәт, җинаятьчелектән ничек сакланырга турында сөйләде. Белемнәрне ныгыту өчен «Йомры икмәк», «Бүре һәм төлке» һәм «Карсылу һәм җиде кәрлә» әкиятләре яңа интерпретациядә укылды.

Чара барышында катнашучылар интернетта һәм башка мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә куркынычсыз һәм файдалы вакыт уздыру күнекмәләрен алдылар. Дәрес ахырында балалар «Куркынычсыз Интернет» дигән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International