«Өмет яры» өлкәннәрне җинаятьчеләр турында кисәтә

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Сак булыгыз: телефон җинаятьчеләре!» акциясе узды.

Социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә мәгълүмати буклетлар тараттылар. Җинаятьчеләр гражданнарның шәхси мәгълүматларын һәм акчаларын алу өчен даими рәвештә алдауның яңа схемаларын уйлап табалар.

Мәсәлән, җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре буларак шалтыратып, сезнең исемегезгә алынган кредит турында хәбәр итә ала. Сезгә ярдәм итәр өчен алар СМС-код аша сервисның паролен үзгәртергә телиләр. Шул рәвешле алар шәхси мәгълүматларга ия булалар һәм кредит яки микрозайм алалар.

Телефон җинаятьчеләре ешрак өлкән һәм ышанычлы кешеләрне алдыйлар. Шул ук вакытта һәр кеше гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсә, җинаять корбаннары кимиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International