Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатко мәктәп яшендәге балалар белән «Күңелле интернет» уен-сәяхәт үткәрде. Чарада 9 социаль хезмәт алучы катнашты. Дәреснең максаты: тәрбияләнүчеләрне интернеттан файдалануның төп кагыйдәләре һәм интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру.
Чара башында тәрбияләнүчеләр «Куркынычсыз интернет – балаларга!» дигән видеоролик карадылар һәм мөстәкыйль рәвештә дәреснең максатын формалаштырырга тырыштылар, интернеттан файдалануның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары алар интернет аша сәяхәткә киттеләр. «Эзләү» станциясендә балалар эзләү системаларының нинди булуын белделәр, ә «Укыту» станциясендә тәрбияләнүчеләргә бу системалардан файдалану турында сөйләделәр. Моннан тыш, приют карамагындагылар «Вируслар» дигән кызыклы уен уйнадылар. «Өлкәннәр» станциясендә балалар «Интернет» челтәре эшендә проблемалар булса, нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат алдылар.
Чара ахырында балаларга «Мәктәп укучылары өчен интернеттан файдалануның төп кагыйдәләре» дигән белешмәлек таратылды.