«Өмет чаткысы»: монда «Онлайника иленә сәяхәт» итәләр

2022 елның 12 августы, җомга

Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Онлайника иленә сәяхәт» дигән уен узды.

Уен барышында балалар заманча мәгълүмати-телекоммуникацион мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыттылар, аларга әкият геройлары ярдәм итте.

Балалар «челтәр этикеты» төшенчәсе белән таныштылар, Интернет челтәрендә шәхси мәгълүмат биргәндә нинди куркынычлар көтәргә мөмкин, компьютерда вируска каршы программа ярдәмендә нәрсәне «дәваларга» мөмкин белделәр.

Геройлар белән бергә уенда катнашучылар интернет киңлеген һәм анда мәгълүмат тарату мөмкинлекләрен өйрәнделәр.

Әкият геройлары Интернетның уку, ял итү, дуслары белән аралашуда бик файдалы булуын искәртте. Әмма ул, реаль дөнья кебек үк, куркыныч булырга мөмкин.

Уен формасындагы дәресләр балигъ булмаган балаларга күпкә аңлаешлы: алар онлайн-технологияләрне җаваплы кулланырга ярдәм итә, дип саный үзәк хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International