«Кама таңнары»нда интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья челтәре нинди куркынычларны үз эченә ала һәм интернеттан ничек файдаланырга? Бу сорауларга җавапларны ТР Менделеевск районында урнашкан «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр эзләгән.

Педагоглар Җамалетдинова А.Р. һәм Нетребина В.И. яшүсмерләр белән интернетның потенциаль куркынычлары, янаган куркынычлардан саклану юллары, интернетка бәйлелек проблемасы һәм социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

Чара йомгаклары буенча балалар интернетта үзләрен җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен алдылар, ирекле кулланылышта булган мәгълүматларга тәнкыйть белән карарга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International