ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

22-27 гыйнварда Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узды, алар интеллектуаль тайпылышлары булган затларның сәламәтлеген ныгытуга, аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тартуга, шулай ук инклюзив җәмгыятьне үстерүгә юнәлдерелгән.


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

26 гыйнварда Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркеменең тугыз әгъзасы Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында булып кайттылар. Алар йөзү буенча ярышлар карадылар.


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары дәвам итә. 24 гыйнварда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин бию спорты буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары уза. Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре дә бу масштаблы чарада булдылар. Алар флорбол һәм нәфис гимнастика ярышларын карадылар.


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары уза. Бердәм уеннар – интеллектлары бозылган кешеләргә җәмгыятьтә тормышка яраклашырга, тулы хокуклы гражданнар булырга ярдәм итә торган яңа формат ярышлары. Чаралар Махсус Олимпиаданың төп бәйрәме атмосферасын саклап калырга һәм катнашучылар өчен горурлык тоярга мөмкинлек бирәчәк.

22 гыйнварда «Казан Экспо» мәйданчыгында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарын ачу тантанасы узды.

20 гыйнварда Махсус Олимпиада кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы Олимпиада» дигән чара узды.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узачак. Ярышларда 2 000нән артык атлет, 878 волонтер, 400 спорт судьясы катнашыр дип көтелә.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен физкультура-сәламәтләндерү флешмобы уздырылды.


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узачак. Ярышларда 2 000нән артык атлет, 878 волонтер, 400 спорт судьясы катнашыр дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International